Что такое хэл фигель татарский язык

«Хәл фигыль» темасына дәрес эшкәртмәсе

1)Укучыларга хәл фигыль, аның төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирү.

2)Җөмләләрдән хәл фигыльләрне табарга, төркемчәләрен билгеләргә өйрәтү.

3)Үзара хезмәттәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру; Җиңү көнен китергән авылдашларыбыз, язучыларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

1. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына ирешү.

2. Балаларның танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Укучы сәләтенә карап, эш алымнарын куллану, әдәбият фәне белән предметара бәйләнешне ачу.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Дәрестә кулланылган сингаруп структуралары : Тэйк-оф-тач-даун, МИКС –ФРИЗ – ГРУП, ТИМБИЛДИНГ (төркемдә эш)

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш алымы.

Фәнара бәйләнеш: татар әдәбияты

Дәреслек: Татар теле. 6 нчы сыйныф: татар телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 175 б.

Җиһазлау: “Хәл фигыль” темасына презентация, клейлар, маркерлар, яфраклар, рәсемнәр, тест, перфокарта, карточкалар өчен М.Җәлил һәм Ф.Кәрим шигырьләре, музыка.

Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “ Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар)” (төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. – Казан, 2013, ( http://mon.tatarstan.ru/rus/programmy.htm)

Өстәмә уку әсбабы: Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Р.Г.Хәсәншина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 223 б.

Татар теле дәресләре. 6 нчы сыйныф: методик кулланма / Ч.М.Харисова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015. – 55 б.

Татар теле дәресләре. 6 сыйныф: методик кулланма / Р.Г. Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2009. – 192 б.

Эш программасындагы урыны: хәл фигыль темасын өйрәнү өчен, эш программасында 3 сәгать бирелгән. Әлеге дәрес – 1 нчесе. Хәл фигыльнең төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирелгәч, калган ике дәрестә һәр төркемчә турында тирәнрәк карала, морфологик анализ ясау тәртибе өйрәтелә.

Дәрестә Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнеп, төркемнәрдә эш оештырылды. Информацион технологияләр кулланылды.

Гомуми белем федераль дәүләт стандартындагы эшлекле мөнәсәбәт алымын кулланып, хәл фигыль моделен төзелде.

Коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре булдырылды. Ул- диалог, сорау-җавап, әңгәмә.

Сәламәтлек саклау технологиясен куллану һәр дәреснең мөһим этабы булып тора.

Сингаруп структурасын файдалану да дәресне җанландыра, укучыларның активлыклары арта.

Укучылар дәрескә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” музыкасы астында керәләр, урыннарына басалар. (1 енче слайд.)

1.1.Мотивация ( Уңай халәт тудыру)

Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат. Әйдәгез әле, бер-берегезгә карап, елмаешып, хәерле эш сәгатьләре телик.

Әлеге җырдагыча, дәресебезне күтәренке рухта башлыйк. Белем серләренә бергәләп төшеник.

2. Белемнәрне тигезләү.

Укытучы. Укучылар, безнең сөйләмебездә иң күп кулланыла торган сүз төркеме нинди дип уйлыйсыз?

Укытучы. Сез инде фигыльләр турында күп беләсез. Әйдәгез, хәзер сорауларга җавап бирегез әле. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр минем белән килешсәгез, торып басасыз; килешмәсәгез, урыныгызда каласыз һәм ни өчен килешмәгәнне аңлатасыз.

Татар телендә фигыльләр зур 2 төркемгә бүленә. (әйе)

Барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә. ( юк, хикәя, сыйфат фигыльләр генә заман белән төрләнә)

Зат-сан белән төрләнә торган фигыльләрне затланышлы фигыльләр дип атыйбыз. (әйе)

Сыйфат фигыль затланышлы фигыль төркемчәсенә карый. (юк)

Фигыльләрнең 5 юнәлеше бар. (әйе)

Хикәя, шарт, боерык фигыльләр – затланышлы. (әйе)

Сыйфат фигыль җөмләдә аергыч булып килә. (әйе)

2.2. Өйрәнгән фигыль төркемчәләрен ныгыту

Ф.Кәрим һәм М.Җәлил шигырьләреннән өзекләр тәкъдим ителә.

Идел буйларына тагын

Әйләнеп кайтсам иде.

Кулларында – көмеш энәсе.

Яшь балалар алыр уратып.

Ул җиңеп кайтканчы

Мин калдым аерылып. ( М.Җәлил)

Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сораулар куярга, төркемчәсен билгеләргә.

Укытучы. Укучылар аерып күрсәтелгән сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Укытучы. Алар нинди фигыльләр? Ни өчен фигыль дип уйлыйсыз?

Укучы. Кайтсам – шарт фигыль, затланышлы, 1 зат берлек санда, барлыкта, төп юнәлештә.

Тегә – хикәя фигыль, затланышлы, хәзерге заманда,

3 зат берлек санда, барлыкта, төп юнәлештә.

Булыр, алыр –хикәя фигыль, затланышлы, билгесез киләчәк заманда, 3 зат берлек санда, төп юнәлештә, барлыкта.

Укытучы. Яхшы, укучылар. Хәзер, әйдәгез, үзебез өйрәнгән фигыль төркемчәләрен ныгытып, модельне тутырып алабыз.

3. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Ә хәзер шигъри өзекләргә игътибар белән карагыз әле. Тагын нинди фигыльләрне табарга була.

Укучы. Әйләнеп, җырлый-җырлый, кайткач, уратып, җиңеп, кайтканчы,аерылып.

Укытучы. Сорау куеп карыйк.

Укучы. Әйләнеп – ничек? (нишләп?), җырлый-җырлый – ничек? (нишли?), кайткач – кайчан?(нишләгәч?), кайтканчы – кайчан? ( нишләгәнче? )Һ.б.

Өстәмә эшне кайсы яктан ачыклыйлар, әйдәгез, төп фигыль белән әйтеп карыйбыз.

Күчереп язабыз: әйләнеп кайтсам, җырлый-җырлый тегә, кайткач булыр, уратып алыр, җиңеп кайтканчы калдым, аерылып калдым.

Укучы (Үтәлү рәвеше, үтәлү вакыты ягыннан белдерә) (3 енче слайд.)

Укытучы. Җөмләдә нинди кисәк булып килер икән әлеге фигыльләр?

Төрле хәлләр булып киләләр. (4 енче слайд.)

(Укучылар әйтергә кыенсынсалар, ярдәм ителә.)

Укытучы. Темадан чыгып, максат куйыйк. Без бүген дәрестә ниләр эшләрбез?

Укучы. Хәл фигыльләр турында өйрәнербез.

5. Уку мәсьәләсен чишү

1 нче адым. (7 нче слайд.)

Укытучы. Хәзер искә төшереп китик. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

Укучы. Заман, зат-сан, барлык-юклык, юнәлеш

Укытучы. Бирелгән фигыльләрне ничек төрләндерә алабыз?

Укучы. Заман белән төрләнми, чөнки 2 фигыль генә заман белән төрләнә.

Зат-сан белән төрләнми, чөнки затланышсыз.

Укытучы. Юнәлеш, барлык – юклыкка куеп карыйк. (8-10 нчы слайдлар)

Источник

Хәл фигыль карточкалар
материал (7 класс) на тему

Скачать:

Предварительный просмотр:

Үрнәк: Аңла — аңлап, кал — калып, күтәр — күтәреп.

а) Атла, сакла, бизә, хәтерлә, каршыла, котла, әзерлә,

ә) Ышан, сагын, ашык, кал, борчыл, шатлан, калдыр.

б) Ял ит, бетер, яшер, пешер, төр, сөрт, эл.

а)Ашап ал (поешь), йоклап ал, уйнап ал, эчеп ал, укып ал. ә) Ашап бетер (доешь), эчеп бетер, укып бетер, әйтеп бетер.

б) Ашап кара (попробуй поешь), эчеп кара, уйнап кара, әйтеп кара.

в) Ашап кил (сходи поешь), карап кил, алып кил, санап кил, биреп кил.

3. Тәрҗемә итегез. Яңа мисаллар уйлагыз.

а) Алып кайт (привези), алып бир (достанъ), алып куй (убери), алып кер, алып чык, алып ташла.

ә) Торып йөгер (встань и беги), торып чап, торып әйт, торып ал, торып кара, торып укы.

б) Яратып әйтә (говорит любя), яратып карый (смот-рит любя), яратып ашый, яратып укый, яратып бирә.

в) Уйлап әйт (скажи подумав), уйлап бетер, уйлап яз, уйлап җавап бир.

4. Фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Чык — ал: чыгып ал, алып чык.

Утыр — яз, укы — бел, эшлә — кара, сана — ал, эзлә — кил.

5. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укый ала, укып ала, укырга ала.

ә) Юа ала, юып ала, юарга ала.

б) Үтүкли ала, үтүкләп ала, үтүкләргә ала.

6. Нокталар урынына җәяләр эчендәге фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз.

(Үтүкләп, үтүкли, үтүкләргә.)

7. Хәл фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз.

Пожалев, отпустив, говоря, обманув, помня, спрятав, торопясь, закричав, крича, отдохнув.

8. Нокталар урынына хәл фигыльләр куеп, тезмә фигыльләр ясагыз.

9. Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укып белә, белеп укый, укый белә.

ә) Эшләп карыйбыз, карап эшлибез.

б) Санап алыгыз, алып санагыз.

в) Эзләп киләләр, килеп эзлиләр.

10. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Миңа бу яңалыкларны беркем дә әйтмәде, үзем газетадан (укы) белдем. 2) Ул китаплар балалар өчен түгел бит, син аларны (аңла) укыйсыңмы? 3) Бу авыр мәсьәләне үзең (эшлә) кара әле, эшли алырсың микән? 4) Як-ягыгызга (кара) эшләгез, түтәлләргә басмагыз. 5) Китапханәче сезгә кирәкле китапларны таба алмаган, үзегезгә (кил) эзләргә кушты.

11. Капма-каршы мәгънәдәге хәл фигыльләр кулланып, тезмә фигыльләрне үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Кереп килә — чыгып килә.

Шатланып әйтә; ялкауланып эшли; ачып куйды; утырып сөйләгез; табып куйганнар; шаярып кычкырам; чишенеп йокла; хәтерләп яшибез; чистартып биргән.

12. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Яратып — яратмыйча. Эзләп — эзләмичә.

а) Ватып, сугып, онытып, ачуланып, булышып, аңлатып, ялганлап, ашыгып, борчылып, елап.

ә) Хәтерләп, бетереп, яшереп, сөртенеп, теләп, тәмамлап, үткәреп, әзерләп, пешереп, бизәнеп.

Ашыгып килә; торып әйтте; яшереп куйдым; сагынып сөйләгән; карап ал; кычкырып сорыйлар; ашап утырамы? эшләп үсәләр; үтүкләп ки; юып бирегез.

Идет не спеша; работает не стараясь; рассказывает не жа-лея; говоришь не подумав; ест не помыв; берут не прочитав; сидит не слушая; обманывает не стыдясь; живет не забывая.

15. Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

(Әйтмичә, сорамыйча, туктамыйча, ашамыйча, эчмичә, соцга калмыйча, ачуланмыйча, кайтмыйча, карамыйча, чишенмичә, юмыйча.)

Ашыга-ашыга килә; кычкыра-кычкыра еладым; җырлый-җырлый кайттык; сикерә-сикерә биеделәр; эшли-эшли арып беттегезме? елый-елый сораган; уйлый-уйлый уйлап тапкан; яши-яши белер.

17. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп, күчереп языгыз.

18. Сүзләрне туры китереп языгыз.

19. Хәл фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Аларның мәгънәләре бертөрлеме?

Үрнәк: Тыңлап утыра, тыңлый-тъщлый утыра. Шатланып сөйләде; сагынып яшәдек; борчылып сорашкан; йөгереп килегез; эшләп үскәннәр; чабып кайтам; кабатлап әйттең; эзләп табачак.

Түкми-чәчми сөйли; борыла-сарыла сорый; абына-сөртенә йөгерә; бәйли-сүтә бәйләргә өйрәнә, ашамый-эчми булмый; тора-бара аңлар; сыза-боза язган; иелә-бәгелә елый; үлә-бетә яши.

а) Яшә, котла, бизә, аңла, тәмамла, казы, хәтерлә, тукта, телә, уйла, үтүклә, ташла, аша, төзе, сөйлә, ялганла.

ә) Кирәк, чап, югалт, ач, сөйләш, кис, исәнләш, сип, тырыш,

таныш, тек, ял ит, су сип.

б) Сыз, эл, чакыр, йөз, җый, киен, яз, ышан, туң, көл, күтәр,

җыештыр, боз, җыен, сатып ал.

22. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Әйтмә — әйтмәгәч.

Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрсәтмә, әзерләмә.

23. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.

Үрнәк: Чистарткач — чистартмагач.

а) Чакыргач, тыңлагач, юынгач, туктагач, туңгач, ышангач, ачулангач, теләгәч, элгәч, биегәч, өзгәч, гаҗәпләнгәч, үстергәч,бизәгәч.

ә) Ашыккач, катнашкач, кызыккач, япкач, югалткач, ашаткач, булышкач, әйткәч, чишкәч, тәрҗемә иткәч, көткәч, ярдәм иткәч, исәнләшкәч.

24. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз.

1) Урманга баргач, мин кошлар җырын тыңларга яратам. 2) Ветераннар залга барысы да җыелгач, концертны башлап җибәрделәр. 3) Күл янына килеп җиткәч, малайлар, тиз генә чишенеп, суга сикерделәр. 4) Имтиханнар башлангач, ул урамда күп йөрми, телевизор да карамый башлады. 5) Мәктәпне тәмамлагач, минем дусларым төрле кызыклы һөнәрләр сайларлар. 6) Дәресләрне әзерләп бетергәч, әнидән урамга чыгарга рөхсәт сорадым. 7) Әйткәч — беләсе килә, белгәч — көләсе килә.

25. Җәя эчендә бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Маңгаема яңгыр тамчылары тама (башла), мин шалаш эченә кереп яттым. 2) Безне (сагын), әбиебез поезд белән яныбызга үзе килеп җиткән. 3) Җиләккә (бар), бик көчле яңгыр яуды, шуңа күрә безгә урманнан тиз борылып кайтырга туры килде. 4) Абыем, әниебезнең туган көненә кайта (алма), телефоннан шалтыратып котлады. 5) Спорт белән даими (шөгыльләнмә), ул ярышларда беренче урыннарны ала алмый. 6) Ул үзе миннән ярдәм (сорама), мин дә ярдәм итмәдем. 7) Капка янында ниндидер ят этне (күр), Наилә бик курыкты. 8) Әнием гөмбәләрне юып, чистартып (бетер), кәстрүлгә салып кайнатырга куйды.

26. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табып, юклык формасына куегыз.

1) Туганнардан хат килгәч, без ашыгып җавап язарга утырдык. 2) Әтиемнең машинасы ватык булгач, без бакчага автобус белән киттек. 3) Мәктәп янына агачлар утырткач, балалар чәчәкләр өчен дә урын әзерли башладылар. 4) Алсу чакыргач, синең дусларың Яңа елны каршыларга Казанга китәргә булганнар. 5) Укытучы бүлмәдән чыгып киткәч, укучылар бераз шаулашып алдылар.

27. Хәл фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта кулланып, җөмләләрне язып бетерегез.

28. Җөмләләрне язып бетерегез.

29. Тәрҗемә итеп, җөмләләрне язып бетерегез.

1) Когда я первый раз приехал в Елабугу, сразу же посетил дом-музей художника И. И. Шишкина. 2) Когда в наш город приехал и гости из Турции, их тепло встретили в Доме дружбы народов. 3) Так как дома не было хлеба, мне пришлоеь идти в магазин. 4) После того как я начал стараться, учительница ставит мне по английскому языку одни пятерки. 5) Так как мой друг в этом году не поехал в лагерь, он поедет в деревню к родственникам. 6) Вернувшись в город, Тимур рассказал одноклассникам о своей встрече с геологами. 7) Так как из задних рядов было плохо видно, мы пересели вперед. 8) Когда юный музыкант закончил свое выступление, из зрительного зала послышались бурные (сильные) аплодисменты. 9) После того как мою сестренку напугала злая собака, она теперь на улицу одна не выходит.

31. Җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр ясап языгыз.

Үрнәк: Поезд станциягә килеп җитте. Бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар. — Поезд станциягә килеп җиткәч, бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар.

1) Җәйге җылы яңгыр явып үтте. Агачлар иркен сулыш алдылар. 2) Җәй җитте. Мин әтием белән бергә бакчада эшләячәкмен. 3) Бөек Ватан сугышы башланды. Халык өчен авыр еллар килде. 4) Авылдан әбиемнән озак хат килмәде. Без бик борчылдык. 5) Укулар тәмамланды. Без абыем белән Мәскәүгә туганнарыбызга кунакка киттек. 6) Укытучы авырган. Бер ай чамасы диярлек тарих дәресе булмады.

32. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

33. Җәя эчендәге фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Урамга яңа велосипедымны (ал, чык), минем яныма дусларым йөгереп килделәр. 2) Җылы юрганга (төрен, утыр), бала туңмый башлады. 3) Туплары юл уртасына (тәгәрә, кит), балалар аптырап калдылар. 4) Ул бик курыкты һәм (кычкыр) җибәрде. 5) Таныш: йорт янына (кил, җит), мин (тукта, кал) һәм читкәрәк (кит) көтә башладым. 6) Үз әйберләрен кешегә бирергә (яратма), ул башкаларның да әйберләрен сорамый иде.

34. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Бар — барганчы.

Чап, куч, уз, җибәр, башла, бәйлән, үт, ашат, ычкындыр, дәвала, гаҗәплән, таны, уят, кач, өйрәт, хәтерлә, сындыр, шаярт, яшер, мен, сугыш, котла, борчыл, югалт, сиз, ак. 156

35. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, таблицага языгыз.

Сат, таныш, әйлән, сук, җыен, сула, ту, ышан, ялганла, бет, бәйлә, өйрәт, үткәр, сүндер, телә, яндыр, төш, чык, тәгәрә, ят, кит.

Источник

Поделиться с друзьями
admin
Оцените автора
( Пока оценок нет )
Как переводится?
Adblock
detector