Язмыштан узмыш юк перевод на русский

Язмыштан узмыш юк (хикәя)

Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә. Әйе, тормыш кырыс. Ул кешеләрне төрлечә сыный. Кемдер сына, ә кемдер үзенә килгән сынауларга түзеп, авыр көннәрдә ныгып, киләчәгенә өмет-ышаныч белән атлый. Шундый вакытта кайдан.

Һәр кешенең яңа туасы көнен үзенчә, яңа хыялларга бирелеп үткәрәсе килә. Ә тормышның исә үз кануннары. Ул сине көтмәгәндә тота да яңача яшәргә мәҗбүр итә.

Рамил белән Ләйсәннең бергә тормыш корып яши башлауларына җиде ел тулып килә иде. Аларның гаиләләренең ныклыгы, ышанычы, терәге булып уллары Рәнис үсә. Тиздән ул беренче сыйныфка укырга керәчәк.

Рәнис төсе-башы, холкы-табигате белән дә әнисенә охшаган. Әнисенеке кебек коңгырт озын керфекләре арасыннан зур соры уйчан күзләре карап тора. Йөз төзелеше генә әтисенеке.

Холкына килгәндә исә, ул нәкъ әнисе кебек нечкә күңелле, аз сүзле, оялчан бала иде. Артык шаян да булмады, зирәк, акыллы бала булып үсте.

Мәктәпкә барырга әле бер айга якын вакыт бар. Бүген 7 август, җәй ахыры, ләкин көннең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ләйсән иптәш хатыны белән ике баланы ияртеп Чулман буена ял итәргә төшәргә ниятли.

Су буе. Җәйге озын көн күптән төш вакытыннан кичкә авышса да, кояш баерга ерак иде әле. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә. Матур август кичендә олысы-кечесе су коена. Бу халык арасында ике баланың, Рәнис белән Даниянең дә, шат авазлары ишетелә. Алар бар дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, су керәләр.

Ниһаять, кич тә булды. Караңгы төште, күктә йолдызлар калыкты. Күктәге йолдызларга карап, Рәнис Даниягә болай ди: «Үлгәч, кешеләр йолдызга әйләнә. Әнә алар ничек күп! Тик минем үләсем килми. » Аларның бу кыска гына сөйләшеп алулары олы кеше күңелендә шактый күңелсез уйлар уятыр иде. Алты яшьлек Далия бу сүзләргә игътибар итми. Ул чыркылдап көлә, Рәнисне куып йөгереп йөри.

Ял итеп туйганнан соң, ике яшь әни балаларын җитәкләп кайтыр юлга чыгалар. Рәниснең әнисе юлның икенче ягына машина тотарга чыгып китә. Ике бала кулга-кул тотынышып юл чатында басып кала.

Рәниснең әтисе белән әнисе төне буе реанимация кабинеты ишеге төбендә бер-берсенә карашып, балаларының исәнлеген сорап, бертуктаусыз Ходайга ялваралар.

Икенче көнне иртән зәңгәр караңгылык әкрен генә сыеклана-сыеклана алсуланып яктыра. Озак та үтми, ялтырап кояш чыга. Ләкин бүгенге көн җылы булырга охшамаган, җанны өшеткеч салкын.

Бала үз аңына килә алмый, иртәнге сәгать алтыда якты дөнья белән хушлаша. Бу хәбәрне баланың әти-әнисе кабул итә алмый. Бәлки ул әле исәндер, болай булуы мөмкин түгел, дигән уй китми аларның башыннан.

Аллаһы Тәгалә сөйгән адәмнәренә генә сынаулар җибәрә, диләр. Бу гел башка сыймаслык хәл бит.

Чыннан да, «пожар» була бу урамда. Көтелмәгән, аянычлы үлем барлык авыл халкын, күрше-тирә авылларда, шәһәрдә яшәгән туган-тумачаларны җыя. Баланы хөрмәтләп күмәләр.

Алар бу авыр кайгыны һәрберсе үзенчә кичерә. Рамил үзенең нинди хәлгә төшүен юньләп аңлап бетерми. Әйтерсең, артыннан сиздермичә генә килеп, башына тәртә белән суктылар. Бик исәнгерәп йөрде ул. Ләкин эчендә ниләр генә кайнамасын, ул моны тыштан күрсәтмәскә тырыша иде. Әле аңа бит янындагы кадерле кешесе хатыны хәленә дә керә белергә кирәк.

Нихәтле авыр булуга карамастан, ата-ана айнык акылларын җуймадылар. Алар, көчле давыл бөгеп киткәннән соң турайган агачлар шикелле, акрынлап хәл алдылар. Яңадан аякларына бастылар.

Рәнис вакыт-вакыт төшләренә керә. Аның керсез, уйчан, самими күз карашы бер кешенең дә күз алдыннан китми. Үзеннән соң истәлеккә калган фотографияләрдән, яшерен генә әтисен, әнисен, кечкенә сеңлесен күзәтә ул.

Яшисе дә, яшисе генә иде бит әле. Ләкин, нишлисең, язмыштан узмыш юк!

Источник

СӘЛАМӘТ БУЛЫГЫЗ | БУДЬТЕ ЗДОРОВЫ | Казань | Уфа

ЖЕНСКИЙ УГОЛОК

Рулет из лаваша «Мимоза»
Все просто и очень вкусно!
Ингредиенты
3 листа тонкого лаваша
1 банка сардины в масле
Показать полностью.
4 яйца (сваренных вкрутую)
200 гр. сыра (твердого или плавленного)
любимая зелень по вкусу (у меня зеленый лук)
майонез по вкусу

Приготовление:
Все предельно просто… Один лист лаваша смазать майонезом, сверху равномерно разложить размятую вилкой сардину и посыпать зеленью. Плотненько скрутить рулетом.
Второй лист лаваша смазать майонезом, сверху равномерно посыпать мелко натертыми отварными яйцами и зеленью. На один край положить рулет с сардиной и вместе скрутить плотненько рулетом.Третий лист лаваша смазать майонезом, сверху посыпать мелко натертым сыром и зеленью. На край положить рулет с сардиной и яйцом, и свернуть все вместе рулетом.Получившийся рулет плотно обернуть пищевой пленкой и положить в холодильник на 4-6 часов, что бы он хорошенько пропитался. У меня рулет был в холодильнике ночь.Все… освободить рулет от пленки, нарезать кусочками и подать к столу.Приятного вам аппетита!

Жизнь безумно красива, когда начинаешь ее замечать…

ИСЛАМ НУРЫ

Зиратка кергәндә укыла торган дога.

“Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр”.

“Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез – элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез”.

“Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ”.

“Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз”.

✿Яңа җырлар һәм котлаулар✿ ТАТАРСТАН| КАЗАНЬ-УФА
Розалия Ибрагимова

Бүген кояш баегач изге Җомга киченә кердек, мәрхүм әти-әниләребез, туганнарыбыз өчен Коръән укып дога кылыйк
#абмшҗомга #абмшдога #абмшКоръән
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Показать полностью.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догаларыбыз барса иде.

Нәүәйтү ән акраәл курәнә вә әтәшшәррафә бишәрафәтил курәни лирдааир-рахмәни вә тәрдишшәйтани. Аллаһүммә йәссирһүли вә тәкаббәлһү минни.

Мәгънәсе:
“Ният кылдым Коръән укымакка, аны укып хөрмәтләнмәккә. Ниятем Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм шайтаннан ерак булмак өчен. Әй Раббым, бу эшне миңа Син җиңел кыл һәм Коръән укуымны кабул ит”.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Нәүәйтү би кыйраа-әтил Куръәән, мир ризза иррахмәән, үә тәраддү шәйтаан, үә тәнәһируль кубүри мин әһлил имәән.

Мәгнәсе:
Иләһи! Ният кылдым Коръән укымакка. Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен, шәйтаннан ерак булмак өчен, иман белән үткән кәбер әһелләренең рухларын шатландырмак өчен.
Әмин.

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.

Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!

Йа, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.

Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.

Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.

Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Источник

Поделиться с друзьями
admin
Оцените автора
( Пока оценок нет )
Как переводится?
Adblock
detector